Дини остазларга багышланган фильм төшерү дәвам итә һәм шушы ният белән Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм төшерү төркеме Үзбәкстан Республикасына сәфәр кыла.
Алар Үзбәкстанның дини-мәдәни үзәге булган Боһара һәм Сәмәрканд шәһәрләрендә булды. Әлеге сәфәр кысаларында Нияз хәзрәт Боһарадагы “Мир-Араб” мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре каршында да чыгыш ясады. Хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның сәламнәрен җиткерде, татар дин галимнәренең Урта Азия уку йортлары белән тыгыз элемтәдә булуын, аларның бай мирасы хакында сөйләде.
Якын арада Татарстан делегациясе Үзбәкстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Усманхон Алимов белән очрашырга планлаштыра.
Эшлекле сәфәр 13 майга кадәр дәвам итәчәк.













