“Азан” радиосында яңа тапшыру: “Әлиф. Ләм. Мим” – Коръән серләре турында. Яңа тапшыруның алып баручысы – Изге Коръән һәм Пакь Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит Сәлман.
Коръән өйрәнү гомер буена сузыла. Каләм-шәриф аятьләрен аңлау, Аллаһы Тәгалә сүзләренең мәгънәсенә төшенү өчен бертуктаусыз гыйлем өстәү кирәк.
“Әлиф. Ләм. Мим” эфирга һәр җомгада көндезге сәгать икедә чыга.