Алабуганың үзәк мәчетендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын зурлау чарасы булды. Анда мәчет мәхәлләсендә яшәүче өлкән буен вәкилләре катнашты.
Коръән укудан башланган очрашуда район мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов олкәннәрне үткән бәйрәмнәр белән тәбрикләде һәм мөхтәсибәт исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Батырлык үрнәге булган ветераннар кичәдә хәтирәләрен яңартты, яшь буында патриотизм хисен тәрбияләүгә игътибар бирү кирәклегендә тукталды.



