21 май көнне республикабызның Болгар шәһәрендә "Болгар җыены" оештырыла. Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чарага баруны оештыра. "Катнашырга теләгән райондашларыбызны 20 майга кадәр 21334, 21340 номерларына шалтыратып, автобуска урыннар алып куярга чакырабыз", - дип хәбәр итә мөхтәсибәт сайты. Соңгы елларда Болгар шәһәрендә зур үзгәрешләр һәм яңа биналар салынды. Әммә бу елгы җыен аеруча тантаналы, чөнки Болгар шәһәрендә дин галимнәрен әзерли торган академия бинасы нигезенә таш салыначак.
Кайбыч мөхтәсибәте Болгар җыенына әзерләнә
13 май 2016 ел 13:07
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт мөселманнарның бердәмлеге турында: “Тәлгать хәзрәт бөтен гомерен өммәтне бербөтен итеп берләштерүгә багышлады”
18 ноябрь 2025 ел 15:03
Чаллыда Нәзарәт кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XVI Россиякүләм турнир узды
15 ноябрь 2025 ел 18:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


