Кичә Россия ислам институтында студентларның «Бүгенге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип аталган фәнни-гамәли конференциясе узды. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты оештырды.
Чарада республика вузлары студентлары, мәдрәсә шәкертләре, Казан православия семинариясе укучылары катнашты.
“Уку йортыбызда яшьләрне берләштергән форумнар һәм түгәрәк өстәлләр оештыру күркәм гадәткә әйләнеп бара. Аллага шөкер елдан-ел әлеге конференциянең масштаблары да киңәя һәм киләчәктә аны Россия күләмендә оештыру нияте дә бар. Бүгенге конференциядә катнашучыларга уңышлар телим”, - дип сөйләде РИИның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Рәфис Закиров.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән студентларны нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин сәламләде.
Конференция эше түбәндәге юнәлешләрдә алып барылды:
1. Россиядә дин тәгълимате үсеше.
2. Мультиконфессиональ даирәдә мәдәният һәм тел.
3. Массакүләм мәгълүмат чараларында дин.
4. Дингә таянган икътисад.
Иң уңышлы чыгыш ясаучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.



