Урыссудагы “Фәнис” мәдрәсәсе мөгаллимнәренең җыелышы үткәрелде. Мөгаллимнәр профориентация эшләре хакында сөйләштеләр. Әлеге эш мәдрәсәгә белемле абитуриентларны җәлеп итүдән гыйбарәт. Мәдрәсәнең дәрәҗәсен күтәрүдә бу эш мөһим чара булып тора.
Җыелыш җәй көннәрендә мөселман лагерьларен оештыру планы өйрәнү белән тәмамланды.



