Кайбыч районы мөхтәсибәте "Салават күпере" спорт комплексында мөселман яшьләре арасында мини футбол уенын оештырды. Беренче "Олы Кайбыч" авылы мәхәлләсе командасын район мөхтәсибе Дамир хәзрәт җитәкләде, ә икенче "Кошман" авылы мәхәлләсе командасын Кошман авылы имамы Ибраһим хәзрәт җитәкләде. Уенга хөкемдар итеп спорт комплексы администрациясе тарафыннан Миннуллин Фәнил Фаһим улы билгеләнде. Уен бик җитди рәвештә барды, һәм нәтиҗәдә “Олы Кайбыч” авылы мәхәлләсе командасы 7/2 белән җиңүгә иреште. Чараның дәвамы буларак уенчылар өчен чәй өчү һәм шәгъбан аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләнелде. Әлеге чаралар Татарстан Диния нәзарәте аша "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фонды ярдәмендә оештырылды.
Кайбычта мөселман яшьләренә спорт чарасы үткәрелде
16 май 2016 ел 10:27
Соңгы яңалыклар
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте һәм ТР Митрополиясе килешү имзалады
18 декабрь 2025 ел 16:34
Мөфти “ТР Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XX съездында катнашты
18 декабрь 2025 ел 14:35
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


