Пресс-релиз
“Хәзерге заманда вакфлар”
VIII халыкара конференция
Үткәрү урыны: «Корстон» кунакханәсе, «Достоевский» залы
Үткәрү вакыты: 20 май. Сәгать 14.00 дә
2016 елның 20 маенда KazanSummit 2016 кысаларында “Хәзерге заманда вакфлар” дип исемләнгән VIII халыкара конференция уздырыла.
Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасының вакф фонды.
Әлеге конференция KazanSummit2016 форумына киләчәк кунаклар, Россия инвесторлары һәм мөселманнары өчен аеруча мөһим чара булачак. “Түгәрәк өстәл”гә җыючы очрашуның төп максаты булып, Татарстан Республикасында вакфларның үсеше турында фикер алышу, Татарстан Республикасының вакф фондын һәм аның социаль проектларын тәкъдир итү, чит ил вакф фондлары белән халыкара мөнәсәбәт урнаштыру һәм ныгыту тора. Конференциядә Бәһрәйн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сүрия, Марокко, Мисыр, Күвәйт, Согуд Гәрабстаны, Катар, Оман һәм башка илләрдән килгән югары дәрәҗәдәге кунаклар-министрлар катнаша.
Очрашуның төп темалары – мөселман илләрендә вакфлар, аларның киләчәктә үсеше һәм эш тәҗрибәсе, вакфлар үсешенең юридик моделе, Татарстан Республикасының вакф фондының проектларын тәкъдир итү:
Мөселман медицина клиникасы;
Яр Чаллы шәһәрендә вакф комплексы;
Мөселман санатория комплексы;
Балалар өчен реабилитация үзәге;
Зәкят йорты.
Шулай ук конференция дәвамында эшлекле киңәшмәләр уздырып, Татарстан Республикасының вакф фонды каршында халыкара совет оештыру турында меморандумга кул кую да планлаштырыла.
Вакф - идарә итү өчен һәм кергән табышын хәер-сәдакага тоту рөхсәте белән иганәченең махсус фондка ышанып тапшырган милке. Татарстан Республикасы һәм Россия өчен вакфлар аша социаль инвестицияләр җәлеп итү җәмгыятьтә мөһим булган мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының вакф фонды тарафыннан мәгариф һәм сәламәтлекне саклау, балалар һәм хатын-кызларны яклау, мәдәни мирас һәм табигый байлыкларны саклау өлкәләрендә эшләр алып барыла.




