Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда Kazansummit 2016 халыкара икътисад саммиты пленар утырышында катнашты. Быел утырыш "Дөнья икътисадында яңа архитектура: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең финанс индустриясе үсеше алгарышлары" исеме белән уздырылды. Әлеге рәсми чара Камил хәзрәтнең Коръән аятьләрен укып, дога кылуы белән башланды.
Рәсми утырышка кадәр мөфти саммит кунаклары белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узганэшлекле иртәнге ашта булды.
Саммит Татарстан башкаласында дөньяның 51 иле вәкилен җыйды. Эшлекле иртәнге ашта катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Саммит Россия белән ислам дөньясы илләренең очрашу һәм ачык диалог урынына әйләнде”, - диде сәламләде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Шулай ук бүген саммит кысаларында нәзарәт оештырган “Хәзерге заманда вакфлар”VIII халыкара конференциясе уздырыла.









