Бүген Россия ислам институтында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы утырышы булды. Өлкән яшьтәге дин әһелләре каршында сәламләү сүзләре белән ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады.
Чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Аюпов, Казан шәһәре казые Габулла хәзрәт Әдһәмов, нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова һәм республика районнарыннан җыелган шура әгъзалары катнашты.
Утырыш Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннатуллиның Коръән укуы белән башланып китте.
Мөфти Камил хәзрәт үзенең чыгышында аксакалларга республика мөселман өммәте үсеше өчен куйган хезмәтләре һәм яшь буын белән рухи-әхлакый эшчәнлек алып барулары өчен рәхмәт әйтте.
“Аксакаллар безнең ышанычлы һәм ныклы терәгебез. Сезнең халык белән көндәлек эшчәнлегегез һәм кирәкле вакытта биргән төпле киңәшләрегез хөрмәт уята. Төп казанышларыгызның берсе – республикабыз шәһәрләрендә һәм районнарында сезнең ярдәм белән балаларга һәм өлкәннәргә Изге Коръән укыту, аны аңлату эше бара. Бүген иртән мәчет каршындагы курсларга йөрүче балаларның Коръән уку бәйгесендә зур теләк белән катнашулары бик сөендерде. Якын арада Коръәннең Казан басмасы да яңадан бастырылачак. Без Казан басмасының технологиясен файдаланып, Коръәнне бастырганда заманча ысулларны кулландык. Эш якынча 1,5 ел чамасы барды”, - дип сөйләде Камил хәзрәт.
Җыелыш барышында шура рәисе Айрат хәзрәт Аюпов район аксакаллары каршында торган бурыч-максатларда тукталды һәм киләчәккә планнарны барлады. Утырышның нәтиҗәләре резолюциядә теркәләчәк.




