Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Малайзия делегациясе белән очрашты. 40 кешедән торган делегация Малайзия хөкүмәтенең Россия белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплы баш консультанты Датук Яхья Бин Баба җитекчелегендә килде. Максатлары – Россия мөселман өммәте белән танышу һәм төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек юлларын барлау.
Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Кол Шәриф мәчетенең тарихы, аның күркәм яклары, шулай ук Татарстан мөселманнары турында сөйләде. Очрашу дәвамында Татарстанның дин өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап бирде.



