“Хозур” нәшрият йорты “Авыр вакытларда укыла торган догалар” китабын кабат нәшер итте. Басма кечкенә форматлы булса да зур бер рухи кыйммәткә ия, чөнки анда инсанның Аллаһы Тәгаләгә юнәлүен күрсәтүче догалар тупланган. Психологлар тарафыннан ясалган тикшеренүләр буенча, дога – илаһи ярдәм алу өчен рухи механизм, аны бөтен кеше дә куллана ала. Дәвамлы дога кылган кешеләрдә бурыч һәм җаваплылык тойгысы арта, көнләшү һәм явызлык кылу теләге кими. Дога һәркайсыбызга начарлыкларга һәм газапларга каршы сабырлык, көч бирүче шифадыр. Ислам башка гыйбадәтләрендәге кебек, догада да билгеле бер шартларның үтәлүен сорый. Дога кылу әдәпләре турында, билгеле бер вакытларда кайсы доганы укырга кирәклеге хакында китапта ачык язылган. Китап кечкенә форматта басылганга күрә аны үзең белән йөртергә дә уңайлы.
Әлеге китапны http://huzurshop.ru/ интернет кибетеннән алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 2020774.