Марат Низамов: “Хәләл продукцияне маркировкалау өлкәсендә аерым закон эшләсә, әйбәт булыр иде”

23 июнь 2016 ел 15:55
Марат Низамов: “Хәләл продукцияне маркировкалау өлкәсендә аерым закон эшләсә, әйбәт булыр иде”

Бүген Татарстанда хәләл продукция җитештерә торган 95 предприятие исәпләнә. Шуларның 20 проценты берьюлы хәләл һәм хәләл булмаган продукция җитештерү белән шөгыльләнә. Бу хакта “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Марат Низамов хәбәр итте.

Ул “Татар-информ” вәкиленең соравына җавабында “Хәләл” стандарты буенча җитештерелгән продукциядә дә дуңгыз ДНКсы табылу очракларына бәйле проблеманың булуын таныды, бу мәсьәләдә берничә аспект барлыгын билгеләп үтте.

ДНК бик тиз таралырга сәләтле вак кисәкчекләрдән гыйбарәт. Кайбер очракларда ДНКның хәләл ризыкка эләгүе җитештерү технологияләренең бозылуына бәйле. Икенче бер очракларда моңа хезмәткәрнең продукциягә тиешсез шартларда орынып китүе дә, хәләл продуктны хәләл булмаган ризык кискән пычак белән кисү яки эшкәртү дә, дөрес сакламау да китерергә мөмкин. Азык-төлек технологияләренең көннән-көн камилләшә баруын да онытырга ярамый. Нәтиҗәдә, төп чималның хәләл булып та, аңа кушылган катнашмалар составында дуңгыз ДНКсы ачыклануы бар. Бу чит илләрдән кайтартылган сыер, бозау итенә аеруча хас. Әлбәттә, җитештерүчеләрне, иң беренче чиратта, сатып алына торган чималның түбән бәясе, озак саклану сәләте, җете төсе кызыксындыра, дип сөйләде Марат Низамов. Шуңа бу факторларның барысын да җентекләп өйрәнү, стандартларның ни рәвешле бозылуын ачыклау кирәклеген билгеләп үтте.

Шул максаттан, республикада продукцияне ислам кануннары буенча җитештерүгә алынган предприятиеләрнең барысында да ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты контролерлары эшли. Алар технологик процесс барыщын башыннан ахырына кадәр күзәтә.

Марат Низамов әйтүенчә, Татарстанда мондый очраклар еш булмый. Продукциядә дуңгыз ДНКсы табылган очракта, аны җитештергән оешманың эшчәнлеге туктатылырга һәм “Хәләл” стандарты сертификаты тартып алынырга мөмкин. Бу вазгыятьне Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тә контрольда тота. “Кулланучылар хокукларын яклау турыда”гы РФ законын бозучыларны җәзага тарту каралган, диде ул.

Шулай да, Марат Низамов фикеренчә, бүген хәләл продукцияне маркировкалау өлкәсендә аерым закон булдырырга кирәк. Бу җәмәгать туклануы урыннарында, базарларда тиешле сертификатка ия булмаучыларның ислам кануннары буенча җитештерелмәгән ризыкны хәләл бренды белән сату очракларын киметәчәк, дип саный ул. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана