Чистайлылар республикакүләм ифтарда булып кайттылар

23 июнь 2016 ел 16:13
Чистайлылар республикакүләм ифтарда булып кайттылар

22 июньдә “Казан-Арена”да IV республикакүләм ифтар булып узды. Аны Татарстан Республикасының Диния нәзарәте Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциясе белән берлектә оештырды. Елдан-ел ул киңрәк масштабларда уздырыла. Быел ул 10 меңнән артык кешегә исәпләнгән иде. Безнең чистайлаларның да әлеге зур вакыйгада катнашу мөмкинлеге булды. Чистайдан республикакүләм ифтарда барлыгы 90 кеше булып кайтты. Шуларның 15се  – волонтерлар сыйфатында.

Республика ифтарында төрле вәгазьләр, мөнәҗәтләр укылды, котлаулар яңгырады. Шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, алар рухына дога кылдылар.

Бөтен республикадан җыелган халык бергәләшеп стадионда аерым бүлеп алынган урында намаз укыгыннан соң халык өстәлләр артына җыелышты. Биредә һәрбер кешегә ризыклар бүлеп әзерләп куелган иде. Быелгы республика ифтарының бюджеты 10 миллион сум тәшкил итүен дә искәртеп үтик.

Җыелган халыкка хезмәт күрсәтүдә бөтен республикадан килгән 800гә якын волонтер катнашты. Чара тәмамланганнан соң Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аларга волонтерлар адресына рәхмәт сүзләре юллады:

 – Хөрмәтле егетләр һәм кызлар, Аллаһы Тәгалә разый булсын, һәрберегезгә әҗер-савапларны, бәрәкәт-уңышларын бирсен. Сезгә бик зур рәхмәт.

– Шундый киң масштаблы чарада катнашып, аны оештыруга үземнән кечкенә генә булса да өлеш кертә алуыма мин бик шат. Бергәләшеп эшләгәндә, авыр эш тә җиңел башкарыла. Шуның өстенә, бу әле яңа танышлар, кызыклы аралашулар да, –  дип фикерләре белән уртаклаша республика ифтарында волонтер сыйфатында булып кайткан Ләйсән Шәрифуллина. – Мөмкинлек булса, ин шә Аллаһ киләсе елда да әлеге чарада катнашырга уйлыйм.

Белгечләр әйтүенчә, әлеге чара Россиядә уздырылаган иң күләмле ифтар булды. Безнең чистайлылар да республикакүләм ифтарда катнашып, иман нуры, бердәмлек көче тоеп, рухи азык алып кайттылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана