Казан Кремлендә шәмаилләр күргәзмәсе

24 июнь 2016 ел 21:04
Казан Кремлендә шәмаилләр күргәзмәсе

Бүген «Казан Кремле» музей тыюлыгында «Минем гаиләмнең шәмаиле» II бөтенроссия сәнгать конкурсының күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә өч мәйданда – Ислам мәдәнияте музеенда, Татар шамәиле галереясендә һәм «Эрмитаж-Казан» үзәгендә урнаштырылды.


Проект җитәкчесе, Татарстан Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыров белдергәнчә, быелгы конкурска рәссамнарыбыз да яңа эшләр әзерләде, ягъни конкурс өчен махсус әсәрләр иҗат ителде. II бөтенроссия сәнгать конкурсына 120 катнашучыдан 200 эш кабул ителгән иде. Алар арасында Казан, Уфа, Мәскәү, Владимир, Ижау, Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән эшләр бар. Конкурсның шорт-битенә жюри тарафыннан 91 эш сайлап алынды.

Милли асылыбызны, динебезне алга сөрә торган проект күпләрдә зур кызыксыну уятты. Күргәзмә көннәрендә рәссамнар, сәнгать белгечләре һәм конкурсның жюри әгъзалары катнашында «Шамәил сәнгате үсешенең актуаль юнәлешләре» темасына осталык дәресе уздырылачак. Ә җиңүчеләр Ураза бәйрәменнән соң игълан ителәчәк.

intertat.ru

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана