13 сентябрь көнне Югары Ослан район мәдәният йорты хезмәткәрләре районның "Иделкәй" төркеме белән берлектә Корбан бәйрәменә багышланган кичә үткәрде. Әлеге күркәм чарада район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады. Ул халыкны Корбан бәйрәмен үткәрү тарихы, корбан чалуның фазыйләтләре һәм ислам дине кыйммәтләре хакында сөйләде.Бәйрәм кичәсендә катнашучыларга мөхтәсибәт тарафыннан Корбан Бәйрәме белән котлап буклетлар тапшырылды.
Югары Ослан мәдәният йортында Корбан бәйрәменә багышланган кичә
16 сентябрь 2016 ел 10:56
Соңгы яңалыклар
Казанда мәчет каршындагы курсларда мәктәп яшендәге балалар өчен «Без туган телне өйрәнәбез!» дәресләре буенча семинар узды
11 февраль 2026 ел 18:22
Мөфти Камил хәзрәт – ТР Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында
10 февраль 2026 ел 15:13
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


