Мөфти Үзбәкстанга эшлекле сәфәренең соңгы көнен янә бөек шәхесләрнең каберләренә зиярат кылып үткәрде. Россиядән килгән бер төркем дин әһелләре белән бергә Камил хәзрәт Сәмигуллин Бохарада ислам тарихында тирән эз калдырган галимнәрнең истәлегенә дога кылды. Алар арасында: Нәкшебәндия тарикатенең остазлар чылбырында унберенче урында тора торган Ариф Əр-Ревгарий (куддиса сирруху), Нәкшебәндия тарикатенең остазлар чылбырында уникенче урында тора торган хуҗа Мәхмүд Əнҗир Фәгнави (куддиса сирруху), Нәкшебәндия тарикатенең остазлар чылбырында унөченче урында тора торган хуҗа Али Рамитаний (куддиса сирруху) һәм Нәкшебәндия тарикатенең остазлар чылбырында ундүртенче урында тора торган Мөхәммәд Баба Саммаси (куддиса сирруху). Моннан тыш, бөек ислам галиме, остаз шәех Мөхәммәд Баһаветдин Нәкшбанд (куддиса сирруху): "Кем мине зыярат кылырга тели, башта әниемне зыярат кылсын", - дип әйтеп калдырганча, галимнең анасының каберен дә барып күрделәр.
Мөфти Бохарада бөек галимнәрнең каберләренә зиярат кылды
29 июль 2017 ел 15:54
Соңгы яңалыклар
Казанда яшь мөселманнар өчен «Яшь кияү» ислам курсының икенче агымы тәмамланды
27 ноябрь 2025 ел 10:56
Мөфти Камил хәзрәт Мәскәүдә динара татулыкны ныгыту буенча Татарстан һәм Нәзарәт тәҗрибәсе турында сөйләде
26 ноябрь 2025 ел 12:15
Казанда Оман дәүләтенең рухи һәм мәдәни мирасына багышланган күргәзмә узачак
26 ноябрь 2025 ел 11:14
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы














