Казанда беренчеләрдән булып Татарстан мөслимәләре берлеге башлангычында “Хатын-кызлар иминлек, тынычлык өчен дога кыла” дип исемләнгән акция узды. Башкала мөслимәләре җәмәгать намазына җыелды һәм Татарстанда, Россиядә тынычлык һәм иминлек өчен дога кылды. Беренче акциядә бизнес һәм сәясәт өлкәсендә хезмәт куючы мөслимәләр, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре һәм табибәләр катнашты. Җәмәгать белән дога кылу акциясе ай саен Казанның төрле мәчетләрендә башкарылачак. Киләсе очрашу социаль яктан тагын да күбрәк хатын-кызларны колачлар дип көтелә.
Башкала мөслимәләре “Хатын-кызлар иминлек, тынычлык өчен дога кыла” дип исемләнгән акция башлап җибәрде
25 август 2017 ел 14:52
Соңгы яңалыклар
Р.Миңнеханов Бәхрәйн Корольлегенең Ислам эшләре буенча Югары Шурасы Рәисе Шәех Абдулрахмән бин Мөхәммәд бин Рәшед әл Хәлифә белән очрашты
19 ноябрь 2025 ел 17:20
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



