Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлыларны Республика көне белән котлады.
“Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! - дип мөрәҗәгать итә ул ватандашларга үзенең Инстаграммдагы рәсми битеннән. - Елдан-ел республикабыз икътисади, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәдә яңа үрләр яулый бара. Безнең төбәк халыкара спорт чаралары, фәнни конференцияләр аша дөнья күләмендә таныла. Әлбәттә, бу Татарстан җитәкчелегенең тырыш һәм үрнәк эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Бездә яшәүче төрле милләт вәкилләре рухи яктан ныгырга, үзләренең дини традицияләрен сакларга омтылалар. Алга таба да Татарстан Россия алгарышына, аның берлеген саклауга һәм рухи яктан үсешенә зур өлеш кертер дип ышанам.
Раббыбыз Татарстанда яшәүче һәр гаиләгә бәхет, бәрәкәт бирсен, туган җиребезгә тотрыклылык һәм зур уңышларга ирешергә насыйп итсен. Тыныч һәм бәрәкәтле тормышта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен динебезгә, милләтебезгә, илебезгә хезмәт итәргә насыйп итсен”.
Камил Сәмигуллин татарстанлыларны бәйрәм белән котлады
30 август 2017 ел 12:31
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме көннәрендә 500 аз керемле гаиләне корбан ите белән тәэмин итәчәк
07 июнь 2025 ел 12:41
Корбан бәйрәме паркларда һәм стадионнарда: Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларда гаетне шәһәркүләм бәйрәмнәр дәвам итә
06 июнь 2025 ел 17:06
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


