Галиев мәчетендә Корбан гаете вәгазе башланганчы бер сәгать дәвамында Коръән укылды. Изге китапны Коръәнне өйрәнү бүлеге белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин укыды. Коръән укылганны Галиев мәчетенең халык белән шыгрым тулы залы тын да алмыйча тыңлады.