Татарстан мөфтие ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

21 сентябрь 2017 ел 11:00
Татарстан мөфтие ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Татарстан Президенты республика Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән чыгыш ясады. Чара  С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында барды, анда Татарстан Республикасының рухи лидеры Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Нигездә, үзенең программа чыгышында Р.Н.Миңнеханов традицион конфессияләргә радикализм һәм экстремизм белән көрәштә ярдәм булачагын вәгъдә итте. Ул шулай ук Болгар ислам академиясе ачылышы турында әйтте һәм аны төзү "бөтен халык катнашкан уртак эш, җәмгыятьтәге татулык чагылыш тапкан гамәл булуын" билгеләде. Милли дәүләт сәясәте һәм этноконфессиональ мохит темасы да читтә калмады. 

- Без киләчәктә дә традицион конфессияләрнең радикальлеккә һәм катгый кире кагуның теләсә-кайсы рәвешенә каршы көрәшүенә, җәмгыятебездә барган рухи-әхлакый  үсештә үз рольләрен арттыруга юнәлтелгән тырышлыгына эзлекле төстә ярдәм күрсәтәчәкбез, - дип билгеләде Президент. -Төрле этник төркемнәр һәм диннәр вәкилләренең үзара файдалы багланышлары һәм хезмәттәшлеге, республикадагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, илебездән читтә яшәүче ватандашларга булышлык күрсәтү – барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының мөһим бурычы.

Халыкара мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә Рөстәм Нургали улы “Татарстанның ислам партнерлары белән мөнәсәбәтләрне арттырырга, ислам банкингы механизмнарын үстерергә” чакырды: "Россиянең һәм чит илләрнең хөкүмәтара комиссияләре үзара хезмәттәшлекне ныгытуның үтемле чарасына әйләнде. Аларның утырышлары Казанда хәзер тагын да ешрак уздырыла. Россия Федерациясенең  ислам дәүләтләре белән якынаюы буенча илебез Президенты куйган бурычлар «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында уңышлы хәл ителә. Алга таба да ислам илләре партнерлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Ислам үсеш банкы һәм башка халыкара институтлар белән хезмәттәшлек рәвешләрен тагын да арттыра барырга, шулай ук республика территориясендә ислам финанс механизмнарын, шул исәптән KazanSummit халыкара форумы кысаларында да, үстерүне дәвам итәргә кирәк".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы