Мөфти урынбасары мөселман факторының уңай тәэсире хакында сөйләде

21 сентябрь 2017 ел 11:23
Мөфти урынбасары мөселман факторының уңай тәэсире хакында сөйләде

Бүген Казанда “Россия һәм ислам дөньясы: бергә эш итү юнәлешләре һәм заман таләпләренә җаваплар эзләү” халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады. Аны Фәннәр Академиясе каршындагы Исламны өйрәнү үзәге оештырган. Хәзерге вакытларда конференциянең ислам дине галимнәре, социологлар, сәясәт бегечләре һәм башка белгечләр катнашында пленар утырышы бара. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән барлык катнашучыларны аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул Россия һәм ислам дөньясының дуслыгын  тотрыклы үсеш тәэмин итә торган әһәмияткә ия булуынбилгеләп үтте.

"Илебез мөселманнары, 100 ел элек ничек булса, бүген дә Россия белән Көнчыгыш илләре арасында гармония урнаштыра торган мөһим фактор булып кала бирә. 20 миллионнан артык мөселманы булган дәүләт Россияне 2003 елдан ислам хезмәттәшлегенең күзәтү оешмасы иле итеп таныды. Мөселман факторы Россия эшмәкәрләре һәм дипломатларына башка илләр, Азия, “Ислам сигезлеге” илләре, Төньяк Африка, гарәп дәүләтләре белән хезмәттәшлеккә ярдәм итә. Ислам дөньясының Россия белән үзара бәйләнеше күпкырлы. Сәүдә, белем бирү, мәдәният кенә түгел, соңгы арада куркынычсызлык белән тәэмин итү һәм хәрби-техник хезмәттәшлек, халыкара террорчылыка каршы көрәш лидерлык итә", - дип белдерде Илфар хәзрәт.

Аның фикеренчә,  яңарак кына ачылган Болгар ислам академиясе дә барлык Россия мөселманнары белән тыгыз дини бәйләнешләр булдыруда чираттагы адым булачак. Ачылыш тантанасыннан соң, делегатлар төрле секцияләргә бүленеп эшләячәк.  Конференция нәтиҗәләре белән махсус җыентык та бастыру күздә тотыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы