Чистайның "Нур" мәчетендә мөслимәләр өчен корбан мәҗлесе оештырганнар. Бәйрәм табынына Чистай мөхтәсибәте активистлары, мөселман яшьләре берлеге вәкилләре һәм башка иҗтимагый оешма вәкилләре чакырулы иде.
Зур кунаклар арасында мәгариф идарәсеннән Гүзәл Гатауллина, Чистайның картлар йорты директоры Елена Четырчинская, Чистай администрациясенең иҗтимагый оешмалар һәм ММЧ белән эшләүче бүлек җитәкчесе Илмира Ярмушева, Чистай буенча бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Софья Хәсәнова, Чистай епархиясенең социаль эшләр буенча бүлек җитәкчесе Светлана Рябова һ.б. катнашты.
Чараны Чистай мөслимәләр берлеге әгъзалары алып барды. Алар беренчеләрдән булып сүзне район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямовка бирде. Мөхәммәд хәзрәт мөхтәсибәт оештырган төрледән-төрле чараларда активлык күрсәткән хатын-кызларга олы рәхмәтен җиткерде, аларга уңышлар теләде.
Килүчеләргә Чистай мөслимәләр берлегенең үткәнен һәм хәзергесен чагылдырган презентация тәкъдим иттеләр, якын арада оештырылачак чаралар белән таныштырдылар. Чара барышында сүз башка иҗтимагый оешма вәкилләренә дә бирелде.