Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында өченче тапкыр "Державин укулары" фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Форум кунакларын һәм катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук дин, фән һәм дәүләт эшлеклеләре катнашты.
Камил хәзрәт үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, "Гавриил Романович иҗаты күпкырлы, аның күп кенә әсәрләре тирән фәлсәфи-әхлакый кыйммәтләр белән сугарылган, аларда кешенең җиргә ни өчен килүе, яшәү һәм үлем мәсьәләләре, Яралтучының бөеклеге һәм хаклы булуы турында фикерләр белдерелә". Мөфти ассызыклаганча, Гавриил Державин - тамырлары татарга тоташкан бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе, ул дини кеше булган: "Дин аңа тормышының иң авыр вакытларында ярдәм иткән. Диннең татлылыгын ул бар тормышы дәвамында үзеннән үткәргән: гади рядовой гвардияче булганнан алып Россия империясенең юстиция министры булуга кадәр. Гавриил Романович иҗатының югары ноктасы булып авторның вафатына ике гасыр вакыт узганнан соң да укучыны үзенең тирән фикере, акыл көче белән гаҗәп иткән «Бог» мәдхиясе санала. Бөек Зат турында Державин болай дип яза: «Ты был, Ты есть, Ты будешь ввек»!
Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук болай дип тә өстәде: "Татар һәм рус шагыйрьләренең һәм язучыларының иҗаты безнең Россия җәмгыятен берләштерә һәм якынайта, бер-береңне танырга һәм аңларга ярдәм итә. Шуңа күрә без, Россия Федерациясендә яшәүчеләр, безнең белән янәшәдә яфшәүче халыкларның да әсәрләрен һәм хезмәтләрен белергә һәм өйрәнергә тиеш. Хәзерге проблемаларның тамыры - белемсезлектә. Адәм баласы үзе белмәгән әйбернең дошманы. Кеше никадәр укымышлы, белемле булса, ул шулкадәр күбрәк күптөрлелекле хөрмәт итә".
"Державин укулары" конференциясе - Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты тарафыннан уздырыла торган зур масштаблы фәнни чара, анда ел саен докладлар һәм фәнни хәбәрләр белән биш йөзгә якын кеше катнаша. Конференция 2015 елга кадәр, ун ел дәвамында Мәскәүдә Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты базасында үткәрелде. Унберенче "Державин укулары" беренчеләрдән булып Казанда, Яңарыш чорының, Екатерина Икенченең кабинет-секретаре, сенатор һәм Россиянең беренче юстиция министры, танылган рус шагыйре Г.Р.Державинның туган ягында үткәрелде.