Бүген Галиев мәчетендә оештырылган ачык лекцияләр кысаларында мәчетнең имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев Аллаһ Тәгаләне истә тоту, зикер әйтү хакында лекция укыячак. Тимергали хәзрәт "зикер" сүзенең аңлатмасын китереп, аның ислам динендә тоткан урынын, әһәмиятен аңлатачак. Монардан тыш, дин әһеле бу мәсьәләгә кагылышлы аңлатмаларны Коръәннән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтеннән, хәдисләреннән китерәчәк. Тыңлаучылар зикер әйтү тәртибе белән дә танышачак.
Галиев мәчетендә зикер турында сөйләячәкләр
03 октябрь 2017 ел 14:21
Соңгы яңалыклар
"Гаилә" мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен 2000 пар йон оекбаш бәйләделәр!
28 гыйнвар 2025 ел 15:09
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



