Кичә Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновның район авыллары буенча эшлекле сәфәрләре башланып китте. Беренчеләрдән булып имам-мөхтәсиб Бигүти авылы мәчетендә булды. Мәхәллә халкы белән очрашуда гошер сәдакасы, кыш айларында уку-укытуны оештыру, мәчетнең эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр күтәрелде. Илмир хәзрәт Мөхәррәм аеның фазыйләтләре хакында үтемле вәгазь дә ирештерде. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәновның район мәхәлләләренә сәфәрләре апрель аена кадәр дәвам итәчәк һәм күмәк җыелыш белән тәмамланачак.
Буа мөхтәсибе район мәхәлләләре буенча эш сәфәрләре кыла
06 октябрь 2017 ел 08:22
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт Х "Бигиев укулары”нда: "Муса Бигиевның Россиядә Коръән бастыру традицияләрен формалаштыруга керткән өлеше бәяләп бетергесез”
22 сентябрь 2025 ел 11:40
Казанда абыстайлар милли мәдәниятне һәм гаилә традицияләрен саклауның мөһимлеге хакында фикер алышты
22 сентябрь 2025 ел 11:09
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


