Кичә Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновның район авыллары буенча эшлекле сәфәрләре башланып китте. Беренчеләрдән булып имам-мөхтәсиб Бигүти авылы мәчетендә булды. Мәхәллә халкы белән очрашуда гошер сәдакасы, кыш айларында уку-укытуны оештыру, мәчетнең эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр күтәрелде. Илмир хәзрәт Мөхәррәм аеның фазыйләтләре хакында үтемле вәгазь дә ирештерде. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәновның район мәхәлләләренә сәфәрләре апрель аена кадәр дәвам итәчәк һәм күмәк җыелыш белән тәмамланачак.
Буа мөхтәсибе район мәхәлләләре буенча эш сәфәрләре кыла
06 октябрь 2017 ел 08:22
Соңгы яңалыклар
Мөфти – мөселман мөгаллимнәренә: “Гражданлык үзенчәлеген формалаштыру милли-дини мәдәниятне саклаудан башлана”
31 октябрь 2024 ел 14:26
Мөфти булачак прокурорларга: “Бер-береңнең гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк – бу милләтара низагларны булдырмый калырга ярдәм итә”
30 октябрь 2024 ел 16:24
Казанда мөселман белем бирү оешмалары укытучыларының Бөтенроссия форумы эшли башлады
30 октябрь 2024 ел 16:02
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

