Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле визит белән Казахстан Республикасы башкаласы - Астанада сәфәр кыла. Иртәгә монда Евразия голәмәләре Форумының “Евразия киңлекләрендә ислам цивилизациясе: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” темасына утырыш узачак. Конференциядә Евразия дәүләтләренең мөселман оешымалары җитәкчеләре катнаша. Аларны пленар утырышта Казахстан Парламентының Сенат рәисе Касыйм Җомарт Токаев, КР дин эшләре һәм гражданлык җәмгыяте министры Нурлан Ярмәкбаев, Казахстанның баш мөфтие Серикбай кажы Ораз, шулай ук Россия, Кыргызстан, Таҗикстан, Литва, Әзербәйҗан мөфтиләре сәламлиячәк. Кунаклар арасында шулай ук мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Ул бөтен Евразия мөселман җәмәгатьчелеге каршында татар дини-илаһият фикеренең гомуммөселман мәдәниятендә тоткан урыны һәм татарларның бүгенге ислам дөньясындагы роле турында сөйләп үтәчәк.
Бүген исә Камил хәзрәт мәртәбәле кунаклар белән Астананың истәлекле урыннары белән таныша.