ТР мөфтие Астанада татар дини-илаһият фикеренең ислам мәдәниятенә керткән өлеше турында сөйлиячәк

01 март 2018 ел 14:42
ТР мөфтие Астанада татар дини-илаһият фикеренең ислам мәдәниятенә керткән өлеше турында сөйлиячәк

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле визит белән Казахстан Республикасы башкаласы - Астанада сәфәр кыла. Иртәгә монда Евразия голәмәләре Форумының “Евразия киңлекләрендә ислам цивилизациясе: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” темасына утырыш узачак. Конференциядә Евразия  дәүләтләренең мөселман оешымалары җитәкчеләре катнаша. Аларны пленар утырышта Казахстан Парламентының Сенат рәисе Касыйм Җомарт Токаев, КР дин эшләре һәм гражданлык җәмгыяте министры Нурлан Ярмәкбаев, Казахстанның баш мөфтие Серикбай кажы Ораз, шулай ук Россия, Кыргызстан, Таҗикстан, Литва, Әзербәйҗан мөфтиләре сәламлиячәк. Кунаклар арасында шулай ук мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Ул бөтен Евразия мөселман җәмәгатьчелеге каршында татар дини-илаһият фикеренең гомуммөселман мәдәниятендә тоткан урыны һәм татарларның бүгенге ислам дөньясындагы роле турында сөйләп үтәчәк. 

Бүген исә Камил хәзрәт мәртәбәле кунаклар белән Астананың истәлекле урыннары белән таныша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы