«Зәкят» фонды мохтаҗларга хәйрия ашлары әзерләү эшен кабат башлап җибәрде

26 сентябрь 2018 ел 15:44
«Зәкят» фонды мохтаҗларга хәйрия ашлары әзерләү эшен кабат башлап җибәрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды «Игелекле Казан» проекты кысаларында Казан мэриясе ярдәме белән атна саен мохтаҗларга хәйрия ашлары әзерләү эшен кабат башлап җибәрде.

Бушлай кайнар ризык порцияләре атнага 3 тапкыр – сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 10.00дән 11.00гә кадәр Казанның Борһан Шаһиди скверында (Борһан Шаһиди урамы, 17) таратыла. Мохтаҗларга беренче һәм икенче аш, салат, ипи, чәй тәкъдим ителә.

Хәйрия ашларында катнашучылар – йортсыз-җирсез калганнар, ятимнәр, инвалидлар, ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр. Бу эштә ярдәм итәргә теләүчеләр 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: 2017 елда «Зәкят» фонды оештырган хәйрия ашларында кайнар ризык белән сыйланган фәкыйрьләр саны 3000 меңнән артып ките.

Моннан тыш, Казан мәчетләрендә мохтаҗларга әйберләр һәм азык-төлек җыю дәвам итә. Искәртеп үтик: ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән башкала мәчетләрендә фәкыйрьләргә бушлай ярдәм күрсәтү буенча «Приют» пункты өчен кием-салым, азык-төлек, савыт-саба һәм башка кирәк-яраклар җыю игълан ителде.

Олылар һәм балалар өчен кием-салым, озак бозылмый торган азык-төлек (тоз, шикәр, ярмалар, консервалар һ.б.лар), савыт-саба, уенчыклар, көнкүреш химиясе товарлары башкаланың түбәндәге мәчетләрендә кабул ителә: Кабан арты мәчете (Һ.Такташ урамы, 26), Гаилә (Җ.Фәйзи урамы, 2), Ярдәм (Серов урамы, 4а), Нур-әл-Ислам (М.Бигиев урамы, 36/56), Казан Нуры (Ф.Әмирхан урамы, 3, корп.2), Фатиха (Кадышево бистәсе, Р.Зорге урамы, 2а), Өмет (Борисоглебский бистәсе, Мәктәп урамы, 4а), Салихҗан (Бестужев урамы, 66а).

Моннан тыш, кирәк-яракларны тәүлек әйләнәсе эшли торган «Приют» ярдәм пунктына да (Б.Шаһиди урамы, 26нчы йорт) китерергә мөмкин.  Белешмә өчен телефон: 8(843) 216-44-01.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы