Бүген Казанның Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң Кырым Республикасының Керчь политехник көллиятендә булган фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылдылар.
Габдерәүф хәзрәт Зәбиров Коръән аятьләре укыганнан соң, Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев Керчь фаҗигасендә һәлак булган мәрхүмнәр рухына дога сәламнәрен ирештерде: “И газиз Аллам! Кырым Республикасы Керчь шәһәрендә вафат булган кардәшләребезнең рухларын шат кыл, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын ярлыка. Я Раббел Галәмин, мондый фаҗигаләрдән безне сакла, бәла-каза, хәвеф-хәтәрләрдән имин кыл”.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Керчь политехник көллиятендә килеп чыккан фаҗигадә якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашты.