Татарстан мөфтие бүген Глобаль ислам икътисадый саммитында катнаша (GIES)

30 октябрь 2018 ел 16:35
Татарстан мөфтие бүген Глобаль ислам икътисадый саммитында катнаша (GIES)

Татарстан мөфтие ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә рәсми делегация составында эш сәфәре белән Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре). Татарстан делегациясе сәфәренең төп максаты – Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) кысаларында уза торган чараларда катнашу.

GIES – Ислам икътисадының һәм хәләл индустриянең иң зур вакыйгаларыннан берсе. Форум төрле тармаклардан дөньяның алдынгы экспертларын берләштерә. Быел аның эшендә 3 меңләп делегат катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, сәфәр кысаларында хәзрәт кичә рәсми очрашулар үткәрде. Мисал өчен, мөфтинең эш сәфәре Дубай халыкара премиясе үзәгенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе утырышында катнашу белән башланды. Dubai International Holy Quran Award – Дубай әмирлеге Хөкүмәте каршында эшләп килүче үзәк. Камил хәзрәт Сәмигуллин Дубай шәехләрен Коръәннең “Казан басмасы”н нәшер итү буенча эксперт сыйфатында чыгыш ясады. Комиссия әгъзалары үзләре Коръәнне басмага әзерлиләр һәм эш барышында Татарстанның Коръән бастыру тәҗрибәсен кулланачаклар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы