7 яшьлек Зиннурда – аутизм

30 октябрь 2018 ел 16:40
7 яшьлек Зиннурда – аутизм

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган “Без синең белән!” хәйрия акциясен дәвам иттерә. Узган атнада әлеге акция кысаларында биш айлык Аллаһыяров Йосыфның йөрәгенә ашыгыч операция ясату өчен акча җыю игълан ителде. Мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләр ярдәме белән әлеге сумма тулысынча җыелып бетте. 27 ноябрьдә Йосыфның йөрәгенә операция ясалырга тиеш. Без, үз чиратыбызда, операциянең уңышлы узып, сабыйның савыгуын телибез!

Бүген исә шул ук акция кысаларында тернәкләнү курсына мохтаҗ тагын бер сабый – Зиннур Кильдеевны дәвалауга акча җыю игълан ителә. Аңа җиде яшь. Карап торышка бу сөйкемле баланы авыру дип әйтеп тә булмый, малай сәламәт балалардан берни белән дә аерылмый кебек. Ләкин сабыйда – аутизм. Ул сөйләшми. Өйдә көйләр көйләп йөрсә дә, Зиннур ишектән чыгып китү белән үз эченә йомыла, җәмгыятьтә үзен бик кыен хис хис итә, кешеләр белән аралаша белми.

Зиннурның әнисе Лилия ханым бөтен көчен һәм вакытын баланы сәламәтләндерүгә юнәлтә. Улын дәвалауның төрле ысулларын файдалана: улын дәвалау педагогикасы үзәкләренә, башка тернәкләндерү учреждениеләренә дә даими йөртә, логопед белән шөгыльләнәләр, бассейнга да бик теләп йөриләр. Нәтиҗәдә, сабыйның сөйләмендә алга китеше күзәтелә башлады: ул аерым авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәнгән. Аның өчен бу – бик зур казаныш. Шушы күнекмәләрне ныгыту һәм яңаларын үзләштерү максатыннан, Зиннурга чираттагы тернәкләнү курсын үтәргә кирәк. Бер курсның бәясе – 50 775 сум.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр сезнең игелек кыласыгыз һәм сабыйга ярдәм кулы сузасыгыз килсә, 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып SMS-хәбәр җибәрегез!

Кылган игелекләрегез өчен Алаһы Тәгалә Сезне зурласын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы