Казанда «Мөслимәләр мәктәбе»нең чираттагы очрашуы узды

31 октябрь 2018 ел 11:14
Казанда «Мөслимәләр мәктәбе»нең чираттагы очрашуы узды

Кичә Казанның Галиев мәчетендә «Мөслимәләр мәктәбе»нең чираттагы очрашуы уздырылды. Кунак сыйфатында акушер һәм перинаталь психолог Регина Кузнецова чакырылган иде. Ул “Бала тапканнан соң аякка басу. Сабый белн беренче очрашу” дигән темага лекция үткәрде. Табиб ананың һәм баланың физиологик һәм психологик ихтыяҗлары турында сөйләде, шулай ук сәламәтлекне ныгыту, дөрес туклану буенча файдалы киңәшләр бирде.

«Мөслимәләр мәктәбе»нең чираттагы очрашуы 13 ноябрьдә 17.30да була. Спикер сыйфатында тирә-юньдәге киңлекне оештыручы Алия Батуева чыгыш ясар дип планлаштырыла. Ул өй эшләрен алып бару буенча лайфхаклар белән уртаклашачак.

«Мөслимәләр мәктәбе» проекты 2016 елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Мөслимәләр мәктәбе» мөселман хатын-кызларын берләштерүдә аерым роль уйный. Әлеге проект гүзәл затларга тормышның төрле өлкәләренә ислам күзлегеннән карау мөмкинлеге булдыра. Очрашуларда махсус чакырылган лекторлар һәм спикерлар төрле актуаль темаларга чыгыш ясый: бәхетле гаилә серләре, ир белән хатын арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, мөслимәләрнең җәмгыятьтәге роле, бала тәрбияләү мәсьәләләре һ.б. Рухи һәм дини темалардан тыш, дөньяви характердагы сораулар турында да фикер алышу күздә тотыла: үз эшеңне булдыру, кеше хокукларын яклау, социаль челтәрләрне алып бару серләре.

Очрашулар айга ике тапкыр сишәмбе көннәрендә уздырыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы