Имам – авылның рухын күтәрүче ул

01 ноябрь 2018 ел 13:19
Имам – авылның рухын күтәрүче ул

Без үзебезнең яңа “Оедым мин ошбу имамга...” сәхифәсен дәвам итәбез. Мәкаләләребездә гади авыл имамнарының гыйбрәтле язмышларын һәм күркәм эшләрен яктыртып, ихлас күңелдән Аллаһы ризалыгы өчен үз мәхәлләләренә хезмәт иткән, бар көчләрен һәм күңелләрен динебезгә багышлаган, үзләрен аямыйча тырышкан дин әһелләренең бәяләп бетергесез хезмәтләрен рухи бер үргә күтәрәсебез килә. Чираттагы герой - Аксубай районыннан.

Имам – авылның рухын күтәрүче ул

Аксубай районының Кызыл Тау авылы борынгы авыл түгел: ул 1929 елда гына оеша. Бирегә янәшәдәге Кыязлы авылыннан берничә хуҗалык аерылып чыгып, исеме җисеменә туры килсен дип, Кызыл тау янына килеп урнашалар һәм шул исемдә аталып йөртеләчәк авылга нигез салалар. Хәзер 65 хуҗалыктан, 200 кешедән торган авыл табигатьнең бик гүзәл почмагында урнашкан. Өлкәннәр биредә элек 105 йорт барлыгын да хәтерләп сөйлиләр. Ләкин иң гаҗәбе шунда ки: совет властенең иң караңгы елларында нигез салынган авылның тарихы мәчет төзүдән башланган икән.

 “Авыл килеп төпләнүгә үк мәчет сала. Бу – 1930нчы ел!”

Кызылтаулылар турында китап язарга була. Әгәр дә Мөхәммәд Мәһдиев бу авыл турында белгән булса, мөгаен үзенең атаклы “Бәхилләшү” повестен аңа багышлаган булыр иде. Аксубай районында ул үзенең берсеннән-берсе кызыклы шәхесләре һәм халкының бердәмлеге белән аерылып тора. Моны кызылтаулыларның үз көчләре белән районда беренчеләрдән булып кирпеч мәчет салулары дәлилли. Ике ел эчендә төзеп бетереп, авыл халкы 1990 елда яңа мәчеткә керә. Хәзер исә аның 30-еллыгын каршы алырга әзерләнәләр: сайгакларны алыштырып, идәннән җылытуны планга керткәннәр. Мәчет төзелеше эшләрен Сәмигулла һәм Фатих бабайлар башлап йөргән. Нигез салуны өмә җыеп башкарганнар. “Фундаментка ташны менә бу урыннан чыгардык, – дип күрсәтә мәчет карты Фәрит абый Морадыймов. – Нигез салганда кеше бик күп килде. Прицеп белән кызыл кирпеч кайткан иде, шуны 1989 елның язында бушатып өйгәнне әле дә булса хәтерлим”. “Мәчет төзеләсе урынны кем сайлады, авыл башлыгы тәкъдим иттеме?” – дип сорыйм өлкәннәрдән. “Мәктәпкә якын булган урынны сайлаган идек, – ди 85 яшьлек Фатыйх абый. – Балалар диннән ерак булмасын: дәресләре беткәч хәзрәт дин сабагы алырга керсеннәр дидек”. Һәм иске мәчет урынына төртеп күрсәтәләр – ул кайчандыр мәктәп булып торган. Әмма өченче елны мәктәпне, оптимизация дип, япканнар. Хәзер егермегә якын бала күрше авылга йөреп укый. “Авылның яшәү өмете сүнмәгән әле, көч өстәп торучы мәчетебез бар”, – диде шулай да өлкәннәр.

Кызыл тауны иске мәчет тә шулай туплап торган. “Авыл халкы 1930 елларда килеп төпләнүгә үк беренче эш итеп мәчет сала. Ул Бөек Ватан сугышы башланганчы эшләде”, – дип өстиләр. Аннан мәктәп ясагач та әле, дин сабакларын алудан туктамаган халык. “Дингә йортларда укып йөри идек. Бабайлар бер очтан бер очка мич ягарга утыннар күтәреп алып баралар иде”, – дип сөйли Кызыл тауда яшәүче Фәрит Морадыймов.

“Авылда башлангыч мәктәп булмаса да, мәчет каршында “мәдрәсә” бар”

            Авылның тагын бер якты шәхесе – Әхмәтҗавал абый Зәйдуллин. Ул мондагы “мәдрәсә” бинасын булдыруга үзеннән зур көч куйган. “2008 елда Кызыл тауда “мәдрәсә” ачылды, баштагы мәлләрдә анда 33 хатын-кыз укыды. Аннары ирләр, балалар – барлыгы 140 кеше укып чыкты инде. Укучылар санын Кыязлы, Аксу авыллары кешеләре дә тулыландырды. Дәресләр көн аралаш узды. Өлкәннәрне кыш, балаларны җәй көне укыталар. Хәзер уку бинасында ремонт эшләре алып барыла, аннары балаларны укытырга тотынмакчы булабыз”, – дип сөйли Әхмәтҗавал абый.  Мәдрәсә йөз кеше сыйдыра. Әлеге бинада шулай ук төрле мәҗлесләр үткәрү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган – соңгы тапкыр ифтарга 83 кеше җыелган! Әхмәтҗавал абыйның тагын бер казанышы бар – үз башлангычы һәм халык тырышлыгы белән ул зират коймаларын да ясаткан. Мондагы тәртип, пөхтәлек шәһәр зиратларын да көнләштерерлек.

Ләкин аның иң мавыктыргыч хәтирәләре сугыш еллары белән бәйле. Абзый үзе дин гыйлемен әтисеннән алган икән: “Минем әтием Германиядә җәлилчеләрне полк мулласы буларак укыткан. Аның исеме – Мәгъсүм Зәйдуллин. Ул Муса Җәлил, Абдулла Алишлар белән бергә сугышта булган. Әтием полкташ җәлилчеләргә Коръән өләшеп чыккан”. Плетцензее лагереннән кайтарылган шул Коръәннернең берсен Әхмәтҗавал абый “Кол Шәриф” мәчетенә тапшырган. Китап хәзер Ислам мәдәнияте музеенда саклана.

“Радио - мөнбәрдә, авыл – FM ешлыгында, халык – иманда”

            Авылның бердәм булып, берегеп яшәве, мәчет белән бәйле булуга Кызыл тауда янә инанырга мөмкин.  Мөнбәрдән әйтелгәннәрне монда барча халык тыңлый ала – FM-модулятор дип аталучы җайланма ике чакрым ераклыкка кадәр тыңлау мөмкинлеген бирә. “Авылда һәр йортта  азан тавышы килә, вәгазь тыңлана. Хәзер чыбыклы радионы авылларда бетерделәр, ә менә Кызыл тауда аны чыбыксызга әйләндерделәр”, – дип сүзгә кушылды Аксубай мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров. Очсыз гына җиһаз булса да, файдасы бик зур.

Күрәсез ки, Кызыл тауда кемне алма – барысы турында да аерым язма әзерләп булыр иде. Ләкин авылга килүебезнең сәбәбе – имам белән танышу. “Бу авыл имамнан уңган”, – дип сөйлиләр Аксубайда.  

“Кызыл тау имамнан уңган”

Хәлим хәзрәт Заһидуллиннан имам вазифасының нечкәлекләре турында сорашырга теләп, өйлә намазыннан соң ялгыз гына калып сөйләшергә булдык. “Әлхәмдүлилләһ, имам эше бер караганда җиңел дә, шул ук вакытта җаваплы да. Әмма бездә зарланырлык түгел: халык аз гына булса да булышкалап тора”, – дип яшермәде хәзрәт. Имамлык итүдән тыш, хәзрәт мал-туарлар тота, пай җирендә печән үстерә, трактор белән халыкка хезмәт күрсәтә. Мәхәллә халкы бөтен эштә дә бердәм. Нинди генә вакытта ярдәм кирәк булса да – мәчеттә яисә зиратта өмә уздырылса, мисал өчен – берсүзсез килеп җитәләр. Яше-карты, бала-чаганың һәммәсе көченнән килгәнчә ярдәм итәргә – савап алырга, Аллаһының ризалыгы өчен изге эшләр кылырга ашыга. Алар хәзрәтнең нәсыйхәтләрен истә тотып Аллаһы юлында бердәмлек, сабырлык, ныклык күрсәтәләр. “Аллаһыга шөкер, шундый җылы, матур, җылы мәчетләр булганда беребезгә дә зарланырга урын юк”, – диләр.

Хәлим хәзрәтнең имам-хатыйб һөнәрен сайлавы белән кызыксынам. “Казанда беренчеләрдән булып Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә эшли башлады. Иң әүвәл әтием ике атналык курсларга барып кайтты. Бу – 1991 нче ел, Габделхак хәзрәт Саматов Чистайдан үз шәкертләрен алып килеп Казанда мәдрәсә ачкан вакыт иде. Әтием ул вакытта колхозда механизатор булып эшләде. Аннары: “Син дә укып кайт”, – дип мине кыстадылар. Миңа ул вакытта 23 яшь иде. Шулай итеп 1992 елның көзендә мин дә мәдрәсәгә барып кердем һәм дүрт ел укып чыктым. Ике курс бетергәч, үзем дә мәдрәсәдә беренче, икенче курсларны укыттым. 1996 елда Кызыл тауга кайттым. Укып бетерүгә үк имам вазифасына керешмәдем, колхозда электрик булып эшләдем. Аннары мәчет имамы Нәбиулла абый картайдым дигәч, халык “Хәлим хәзрәтне куйыйк” дип тәкъдим итте. Бөтен кеше кул күтәреп сайлады да, әлеге вазифага риза булып кердем. 2008 елдан бирле имам булып эшлим”, – дип сөйләде ул. Аңа кадәр мәчеттә Сәмигулла бабай, Нәбиулла абыйлар, берара хәзерге Хәлим хәзрәтнең әтисе дә имам булып тора.

Җиде бала атасы

Хәлим хәзрәтнең авылга дин, мәгърифәт нуры тарата башлавына да быел ун ел тула инде. Ул гаиләсе белән дә бар авылга үрнәк. Әти-әнисе, бертуган апасы, үзе, хәләл җефете һәм җиде баласы белән бер түбә астында матур итеп яшәп яталар. Хәлим хәзрәтнең гаиләсе авылда иң зур гаиләләрдән санала. “Күп балалы гаиләгә авылда яшәве авырмы?” – дип кызыксынам хәзрәттән: “Аллаһыга шөкер дип, һәр адым атлаган саен шатланып торам. Чөнки гаиләдә иман, ислам булса, Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирә. Хәрам ризык булса, булган малның да бәрәкәтен алып куя. Тормышларыбыз зарланырлык түгел, бездән кала тагын бер күпбалалы мөселман гаиләсе яши”, – дип өсти ул.

Хәлим хәзрәт беренче чиратта мәчеттә биш вакыт намаз өчен җавап бирә. Ул сәфәрдә булганда, яисә укырга киткәндә намазларны укыту мөәзингә йөкләнә. Мәчет ачылган көннән биш вакыт намазның берсе дә укылмый калганы юк. Имамның өе мәчет каршында гына. Мәет булса яки башка гозерләр туса – кеше имамны бик тиз таба. Моннан тыш, Хәлим хәзрәт шулай ук мәчеттә укытулар өчен дә җавап бирә. Хатын-кызларга хәзрәтнең апасы белем бирә. Уку ягыннан хатын-кызлар зур активлык күрсәтә. Бер әбинең мәчеттә Коръән укырга өйрәнә алу шатлыгы эченә сыймаган һәм хәзрәткә килеп, ишек башында торган “Аятел-Көрси”не елый-елый укуы турында сөйләгән. Әби моңа кадәр күпме генә теләсә дә, Коръәнне өйрәнә алмаган. Дин сабакларында төп игътибар намаз тәртипләрен өйрәнүгә бирелә. Шулай ук Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, татарларда ислам тарихы буенча мәгълүматлар җиткерелә. Мәчетне төзекләндерүдә нигездә халык ярдәменә таяналар. Мәчетнең түшәме, ишек-тәрәзәләр ялт итеп тора, һәр җирдә чисталык. “Акча җыелган саен нәрсә дә булса эшләп калырга тырышабыз – мәчетебезне тагын да матуратайтасы килә. Аллаһыга шөкер, халык булыша”, – дип сөйләде Хәлим хәзрәт.

“Халык белән бергә булырга кирәк”

Җомга намазларына хәзерге вакытта 20-25, кыш көннәрендә 30-35 тирәсе кеше җыелуын әйттеләр. Сәбәбе – читкә эшкә чыгып китүчеләрнең күбесе кышка ялга кайта. Ин шә Аллаһ, киләчәктә сафлар яңа кардәшләр белән янә өстәлер дигән өмет бар. “Улымны дини уку йортына бирергә уйлап торам. Балалар шәһәр тормышын бик яратып бетермиләр, авыл җирендә яши алырлык итеп тәрбия кылабыз. Буыннар традициясен дәвам итсеннәр: имам – авылны рухи яктан күтәрүче ул. Авыл яшәсен өчен барсын” – дип теләкләрен җиткерде Кызыл тау имамы.

Кызыл тау, дөрестән дә, бик дини авыл. Моның шулай булуында элекке Кизләү мәдрәсәсенең дә йогынтысы көчле. Хәлим хәзрәт үзе дә гыйлемгә омтылучан. Авылга берегеп әти-әнисе белән яши: татар халкында булган гадәтне дәвам итә – оныклар әби-бабай тәрбиясен алып үсә. Мәчеттә алдынгы тәҗрибәне файдаланалар, дини белем таратуга зур игътибар бирәләр. Хәлим хәзрәт тирә-юнь авылларга да йөреп дәрес бирә. Гошер, макулатура җыю булсын – барысында да актив катнашалар. Кечкенә генә авылдан да тоннанлаган яшелчә җыелган. Хәзрәтнең авылдан китәсе килми, булганына риза булып яши. Аның әйткән бер сүзе күңелгә сеңеп калды: “Халык белән бергә булырга кирәк”. Халык белән эшләгәнгә бәрәкәт тә бар. “Бездә Аксубай мөхтәсибәтендә 28 мәхәллә бар, шуның яртысында яшь имамнар хезмәт куя. Хәлим хәзрәткә нинди генә бурыч йөкләсәк тә, башкарып чыга. Ул авылда универсаль кеше: электрны да карап бирә, теләсә су да кертә, кулында техникасы бар, ә үзе гел сүзендә тора торган кеше. Артыгын сөйләшми, үз эшен яхшы белә. Кызыл тау авылын, Аксубай районында беренчеләрдән булып, кибеттә хәмер саттырмау дәрәҗәсенә үстереп җиткерде”, – дип мактап узды аны мөхтәсиб Равил хәзрәт Зөфәров.

Нияз Сабирҗан

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы