Күгәрчен авылының борынгы мәчетенә ай куелды

01 ноябрь 2018 ел 15:57
Күгәрчен авылының борынгы мәчетенә ай куелды

Бүген Балык бистәсе районы Күгәрчен авылының иң борынгы мәчетенә ай куелды. Әлеге тантанада Балык Бистәсе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Садыйков, тарихчы Нурулла Гариф, район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, мәчет бинасын төзекләндерергә алынган иганәче Мәрьямбикә Шәмсевәлиева, имамнар, чакырылган кунаклар катнашты. Тарихи бинаны киләчәктә мәдрәсә итеп файдаланырга ниятлиләр. Бүгенге көндә Күгәрчен авылында халыкка ике мәчет хезмәт күрсәтә, аларда Низаметдин хәзрәт белән Илдус хәзрәт имамлык итә.

Бүген ай куелган борынгы мәчет бинасы, өченче мәхәллә мәчете булып, 1906 елда ачылган. Борынгы тарихи-мирас һәйкәле булып саналган мәчетне төзекләндерү буенча быел 28 август көнне җыелыш булды. Ике ай вакыт эчендә аның түбәсе ябылды һәм бүген манара куелды. Совет чорында ул, икенче кат өстәлеп салынып, авыл советы бинасы булып хезмәт иткән була.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы