Татарстан дини уку йортлары җитәкчеләре – белем арттыру курсларында

01 ноябрь 2018 ел 16:24
Татарстан дини уку йортлары җитәкчеләре – белем арттыру курсларында

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты башлангычы белән бүген Казан (Идел буе) федераль университетында “Оешма менеджменты” курслары башланды. Дәресләрне КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының гомуми менеджмент кафедрасының югары квалификацияле мөгаллимнәре алып бара.

Әлеге курсларга Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты һәм Татарстан мәдрәсәләренең җитәкчеләре һәм урынбасарлары – барлыгы 30 кеше кабул ителде.

“Оешма менеджменты” программасы буенча белем күтәрү идарә итү өлкәсендә һөнәри эшчәнлекне тормышка ашыру өчен мәдрәсә җитәкчеләренә һәм урынбасарларына белем һәм диплом алу мөмкинлеген тудыра. Гамәлдәге закон буенча әлеге һөнәри әзерлек оешмада җитәкчелек вазифасын башкарган һәркемнән таләп ителә.

Моннан тыш, бүген үк мәдрәсә мөгаллимнәре өчен “Компетентлык нигезендә белем бирүнең хәзерге технологияләре системасында өзлексез ислам мәгарифе” дип аталган курслар төгәлләнде.

Курсларда Татарстан мәдрәсәләре, Россия ислам институты һәм Казан ислам институты мөгаллимнәре белемнәрен күтәрде.

Укытучылар лекцияләрдә һәм гамәли дәресләрдә Россиянең мәгариф системасында ислам тарихын, мәдрәсәдә укытуның традицион методларын, дини фәннәрне укыту методикасын өйрәнделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы