Бүген Россия мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм казыя Мөхлисә Бубиның тууына 155 ел.
Мөхлисә Буби (Бубый) 1869 елның 6 мартында (иске стиль буенча 21 февралендә) Вятка губернасы Сарапул өязе Иж-Бубый авылында (хәзерге Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы) мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әнисе Бәдрелбанат абыстайдан ала, аннары бертуганнары Габдулла һәм Гобәйдуллада укый. Мөхлисәне Минзәлә өязендә яшәүче өлкән яшьтәге муллага яшьли кияүгә бирәләр, ләкин аларның никахлары гомерле булмый. Мөхлисә, әти-әнисе кебек үк, халыкка гыйлем таратырга хыяллана. Ире исә хәтта аның үзенә дә белем алуны тыя. 1895 елда сеңелләренең нинди шартларда яшәвен күргән абыйсы белән энесе мулладан талак әйтүен сорый, тик мулла ризалашмый. Нәтиҗәдә, бертуганнары Мөхлисәне ике кызы белән Иж-Бубыйга алып кайталар.
1895 елдан Габдулла әтиләре мәдрәсәсен җәдитчә үзгәртеп кора башлый. Мөхлисә Буби, бертуганнарының хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән берлектә, яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша. 1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, Мөхлисә Буби аның мөдире була. Беренче татар хатын-кызлар гимназиясендә Россиянең күп кенә төрки халык вәкилләре дә белем ала. Столыпин реформаларына бәйле рәвештә, татар мәктәпләре ябыла башлый. Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, 1911 елда Мөхлисә Бубиның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң, хатын-кызлар мәктәбе дә ябыла (1912). Мәдрәсә ябылгач, Мөхлисә Буби Троицк шәһәренә (Ырынбур губернасы) күчеп китә һәм анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйлеме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. Мөхлисә Буби Троицкида кызлар мәдрәсәсендә укытканда аеруча зур популярлык казана.
1917 елның 1-10 май көннәрендә Мәскәүдә узган Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда аны Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлыйлар. Беренче казыялардан була ул. 1917 елдан Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрикә кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, дәгъват һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. Мөхлисә Буби шулай ук хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗәлләсе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазыйфалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә.
Мөхлисә Буби «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә 1937 елда кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубига чыгарылган хөкем карары үтәлә – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. 1960 елда аклана.