Минзәләдә яңа имам-мөхтәсиб сайланды

14 март 2019 ел 15:54
Минзәләдә яңа имам-мөхтәсиб сайланды

Бүген Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашында Минзәлә районы имамнарының җыелышы узды. Районның Үзәк мәчетендә узган чарада Рөстәм хәзрәт барлык имамнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде, эшләрендә уңышлар теләде. Алга таба Татарстан мөфтие урынбасары Минзәлә районында хезмәт куючы имам-хатыйбларга шәһадәтнамәләр тапшырды.

Шуннан катнашучылар җыелышның көн тәртибенә күчтеләр. Җыелыш барышында Минзәләнең имам-мөхтәсибе вазифасын вакытлыча башкарган Җәүдәт хәзрәт Хәррасов 2012-2019 елларда эшләнгән эшләргә йомгак ясады, өммәткә хезмәт итү барышында теләктәшлек күрсәткән һәм кулга-кул тотынып эшләгән дин әһелләренә, мәхәллә халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җаваплы, намуслы һәм нигезле итеп башкарган хезмәтне Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин югары бәяләде һәм Җәүдәт хәзрәткә тирән хөрмәтен белдерде. Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев та аңа рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Хәзрәтнең күп еллар дәвамында Тукай районында имам-мөхтәсиб буларак та эшләвен исәпкә алып, ул бүгенге җыелышта Минзәләнең имам-мөхтәсиб вазыйфаларын Минзәлә шәһәрендә имам-хатыйб булып эшләгән Рәмзил хәзрәт Садыйковка тапшырды. Имамнарга мөфтинең беренче урынбасары тарафыннан тәкъдим ителгән Рәмзил хәзрәт бертавыштан сайланды. Җәүдәт хәзрәт аңа җитди хезмәттә уңышлар һәм Аллаһының ярдәмен теләде. 

Җыелыш ахырында Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин авыл муллаларының дини сорауларына җавап бирде. Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев дин әһелләренә бердәм булып эшләү кирәклеген әйтеп узды һәм эшне оештыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Бүгенге көндә Минзәлә мөхтәсибәтендә 23 мәчет халыкка хезмәт күрсәтә.

"Минзәлә" газетасы материаллары буенча. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы