Яңа мөхтәсиб үзенең тәүге имамнар җыелышын үткәрде

14 март 2019 ел 15:57
Яңа мөхтәсиб үзенең тәүге имамнар җыелышын үткәрде

Бүген Арча шәhәре "Җәмигъ" мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу күптән түгел имам-мөхтәсиб булып билгеләнгән Әмир хәзрәт Миңнемуллинның үз вазифаларында беренче имамнар җыелышы була. Очрашуда күбрәк оештыру мәсьәләләре һәм мөхтәсибәтнең алдагы эшчәнлек планнары турында сүз барды, аерым алганда Коръән уку бәйгесен уздыру турында, шулай ук имам-мөхтәсибнең ярдәмчеләре билгеләнде.

Әмир хәзрәт 27 февраль көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Арча районы мөхтәсибәте уставы таләпләре нигезендә тәкъдиме белән бертавыштан имамнар тарафыннан сайлады. Миңнемуллин Әмир Зөфәр улы чыгышы белән Ярославль төбәгеннән, кечкенәдән үк Арчада яши. Биредә ул мәктәптә, мәчеттә белем ала. Аннары Төркиядә тәхфиз – Коръән ятлау курсларында укый. Казанда "Ислам динен кабул итүгә 1000еллык" мәдрәсәсе һәм Уфа мәдрәсәсен тәмамлый. Бүгенге көндә РИИда укуын дәвам итә. Өйләнгән. Моңарчы ул Әлмәт имам-мөхтәсибәтенең урынбасары булып эшләде.

Арча мөхтәсибәте мәчетләр саны буенча республикада беренче урында тора – аларның саны 80нән артык. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы