Чаллыда Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI Бөтенроссия турниры уза

30 март 2019 ел 13:42
Чаллыда Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI Бөтенроссия турниры уза

Бүген, Рәҗәб аеның 23нче көнендә, Чаллының "Витязь" спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI Бөтенроссия берләштерелгән турниры башланып китте.

Мөселман яшьләре арасында оештырылган әлеге күркәм спорт чарасына кул көрәшендә катнашу өчен 38 кеше, татар көрәшендә үзенең осталыкларын күрсәтергә 68 кеше теләк белдереп, ярышларга кертелде. Катнашучыларның географиясенә килгәндә, Яр Чаллы шәһәре, Әлмәт, Әлки, Буа, Яңа Чишмә, Актаныш, Кукмара, Алабуга, Саба, Мөслим, Менделеевск, Зәй, Биектау, Минзәлә районнарыннан, шулай ук Удмуртия, Башкортстан Республикаларыннан, Оренбург, Самара өлкәләреннән вәкилләр бар. Әйтергә кирәк, ярышларда кул көрәше (армрестлинг) буенча өч дөнья чемпионы көч сынаша: бертуган Рим һәм Руслан Хәмидуллиннар (Чаллы), Фәнис Нуретдинов (инвалидлар арасында дөнья чемпионы, Чаллы). 

XI Бөтенроссия берләштерелгән турнирында барлык катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул мөфти хәзрәтнең боерыгын җиткереп, озак еллар дәвамында динебезнең алга китешенә куйган фидакарь хезмәтен билгеләп үтү ниятеннән, Чаллының «Туфан» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллинга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Татарстан өммәте үсешенә өлеш керткән өчен» истәлекле медален тапшырды. Мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары кулыннан шулай ук Рәхмәт хатын Рәкыйп Фәйзуллин һәм Таһир Борһанов алды. 

Алга таба сүзне әлеге ярышларны унберенче ел оештыручы, Чаллы шәһәре мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин алды. Ул спорт ярышларының мөселман яшьләрен берләштерүдә зур әһәмияткә ия булуына басым ясап үтте: «Динебездә спортка зур урын бирелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә, сәхабәләр дә спортны бик яраткан. Алар көчле, куәтле булганнар. Яшьләребез таза, сау-сәламәт булып, чыныгып, үссәләр, хәерле булыр иде», – дип үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, әлеге бәйгегә Татарстан районнары, Россия төбәкләре Сабантуйларында матур көрәш үрнәкләре күрсәткән мөселман спортчылары сайлап алынган, алар катнашыр алдыннан ислам дине нигезләре буенча тест биремнәрен үтәгән. Шунысы куанычлы, барлык турнирларда җирәбә ярдәмендә бер кешегә хаҗга юллама биреп киленгән. Көрәштә катнашып, хаҗда булып кайтучылар бүгенге турнирда да көч сынаша.

Әлеге күркәм традицияне дәвам итүнең әһәмияте хакында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та сөйләп үтте: «Бу көрәш ярышлары мөселманнар өчен бик күркәм гадәткә әйләнде. Ярышка бик яратып киләбез. Быел төп бүләк сыйфатында унберенче тапкыр хаҗга юллама тапшырырга ниятлибез. Әлеге бәһасез бүләк ярышның дәрәҗәсен күрсәтә: бу спортчыларыбызны дингә китерүдә, рухи кыйммәтләребезгә, мирасыбызга якынайтуда зур чара. Спорт белән кеше яшь вакытта шөгыльләнә, карьерасы тәмамлангач, араларында ялгыш юлга кереп китүчеләр дә очрый. Яшь вакытта намазга баскан спортчыларның киләчәге фаҗигале тәмамланмый, зур спорттан киткәч тә алар үзләрен тормышта тиз табалар», – дип ассызыклап үтте ул. 

Әлеге спорт ярышларын үткәрүнең төп бурычлары булып – милли көрәшне һәм кул көрәшен, актив тормыш рәвеше алып бару, яшьләрдә чыдамлык һәм түземлелек тәрбияләү максатыннан, мөселман яшьләре арасында популярлаштыру, спортчыларда дуслык, кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту тора.

Бүген көн дәвамында узачак турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырылачак һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла. Ә җиңүче команда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Турнирда барлык спортчылар да тигез шартларда көч сынаша. Ярышларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте оештыра һәм аның төп хөкемдары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Ярышларда катнашу өчен 18 яшь тулган булу, тиешле физик әзерлеккә ия булу һәм табиб рөхсәте булу шарт. Милли көрәш буенча үлчәү категорияләре: 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килодан авыррак. Кул көрәше буенча үлчәү категорияләре: 70 килога кадәр, 85, 85 килодан авыррак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы