Чаллыда Диния нәзарәте кубогына үткәрелгән турнирда җиңүчеләр билгеле

30 март 2019 ел 16:30
Чаллыда Диния нәзарәте кубогына үткәрелгән турнирда җиңүчеләр билгеле

Бу минутларда Чаллыда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI Бөтенроссия берләштерелгән турниры төгәлләнде.

Ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча командалар арасында төп җиңүче һәм Диния нәзарәте кубогы иясе булып Яр Чаллы командасы танылды. Икенче урында - Әлмәт районы. Өченче урынны исә Оренбург өлкәсе һәм Татарстанның Саба районы командалары үзара бүлеште.

Җирәбә нәтиҗәләре буенча турнирның төп бүләге - хаҗга юлламаны 18 яшьлек Чаллы егете Данил Хәйриев отты. Ул милли көрәш буенча 80 кг үлчәү категориясендә I урынны яулады. Төп бүләкне аңа Татарстанда хаҗны оештыру буенча рәсми оператор “ДУМ РТ Хаҗ” вәкиле Илдус Сабитов тапшырды.

Бүгенге көндә Данил Хәйриев - Яр Чаллы политехник көллиятенең чыгарылыш курс студенты. Милли көрәш белән дүртенче ел шөгыльләнә. Намазга 14 яшендә баскан. "Мин, һичшиксез, бик шат. Һаман да төп бүләкне отуыма күңел ышанмый", - дип, кичерешләре белән уртаклашты булачак хаҗи. 

Искәртеп узыйк: хаҗга юллама һәр спорт төре буенча үз авырлык категорияләрендә җиңүче дип табылган спортчылар арасында җирәбә уздыру нәтиҗәсендә уйнатылды. 

Ярышларда Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан, шулай ук Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән барлыгы 68 көрәшче һәм 38 армрестлер көч сынашты. Турнирга кадәр аларның һәммәсе намаз уку тәртибен белү буенча тест узды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы