Нәзарәт вәкиле Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча Эшче төркем составында Дәмәшк шәһәрендә булды

31 март 2019 ел 11:46
Нәзарәт вәкиле Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча Эшче төркем составында Дәмәшк шәһәрендә булды

Кичә, Рәҗәб аеның 23нче көнендә, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе белән Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән багланышлар советының Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча Эшче төркеме составында Сүрия дәүләтенә сәфәр кылды.

Бу юлы Эшче төркем Сүрия халкына 12 тонна гуманитар ярдәм таратты. Сәфәр барышында Россия делегациясе вәкилләре, Сүрия дин әһелләре белән берлектә, Дәмәшк провинциясенең Барза районында төзекләндерелә торган мәктәпне карады. Кайчандыр анда меңләп бала укыган. Тик мәктәп террористлар тарафыннан кулга төшерелә. 2017 елда азат ителгәннән соң, аның бинасы тулай торак сыйфатында файдаланыла. Күптән түгел биредә төзекләндерү эшләре башланып киткән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте әлеге мәктәпне торгызу проектын башлап җибәрүгә үзеннән сизелерлек өлеш кертте. 

Сәфәр кысаларында Россия һәм Сүрия дин эшлеклеләре гуманитар ярдәм күрсәтүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл үткәрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы