Татарстан мөхтәсибәтләрендә зур колач белән намаз уку бәйгеләре уза

31 март 2019 ел 17:51
Татарстан мөхтәсибәтләрендә зур колач белән намаз уку бәйгеләре уза

Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар арасында намаз уку бәйгеләре уза. Мәктәп балаларының язгы каникулының соңгы көнендә мондый чаралар бүген республикабызның Питрәч, Балтач, Буа, Әгерҗе, Түбән Кама һ.б. районнарында, шулай ук Казан шәһәре мөхтәсибәтләрендә үтте. Үсеп килүче яшь буын ислам диненең биш баганаларының берсе – намаз гыйбадәтен белү буенча көч сынашты. Әйтергә кирәк, балалар белән бергә бәйгене карарга аларның әти-әниләре, остазлары, аксакаллар, зыялылар, хөрмәтле кунаклар да килгән иде. Моннан тыш, көн дәвамында төрле мавыктыргыч бәйгеләр, кул эшләре, сәнгать төрләре буенча мастер-класслар, күргәзмәләр оештырылды, танылган Коръән-хафизлар, дин әһелләре, мөнәҗәтчеләр чыгыш ясады. Намаз уку бәйгеләре чын мәгънәсендә белемнәрне сынау бәйрәменә әверелде.

Әйтик, Питрәч районында намаз уку бәйгесе беренче тапкыр гына узса да, оештыручылар аны әзерләү эшенә бик җаваплы караган. Чара район Мәдәният йортында үткәрелде, анда илледән артык бала катнашты. Алар викторина сорауларына бик теләп әзерләнеп килгән иде. Катнашучыларны Татарстанның төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Питрәч районы имам-мөхтәсибе Габбас хәзрәт Шляпошников сәламләде. Намаз бәйгесе башланганчы кызлар өчен мехенди буенча дәрес үткәрелде. Алай гына да түгел, мәдәни программа бәйгегә йомгак ясалып, намаз укып, төшке аш ашаганнан соң, Питрәч район үзәгенең “Дуслык” паркында да дәвам итте. Биредә балалар күз бәйләп бүләкләр кисеп алу ярышында, күмәк уеннарда катнаштылар. Моннан тыш, көн дәвамында дистәләгән баланың намаз укый белү сөенечен шулай ук танылган мөнәҗәтче Ильяс Халиков та бүлеште. Ул район Мәдәният йортында нашидләр, татар мөнәҗәтләре башкарды.

Ә менә Әгерҗе мөхтәсибәте намаз уку бәйгесен район үзәгендә түгел, ә Төрдәле мәчетендә уздырырга карар кылган. Район күләмендә уздырылган бәйгедә Исәнбай, Ямурза, Хор.Ключ, Кырынды, Чишмә авылларыннан һәм Әгерҗе шәһәреннән килгән 20 бала (11 малай һәм 9 кыз) катнашты. Аларны якты йөз белән Төрдәле мәчете имамы Зефир хәзрәт, мөгаллимә Илсөяр Зарипова каршы алды. Катнашучылар өч төркемгә бүленеп, көч сынашты: мәктәпкәчә яшьтәгеләр, 11 яшькә кадәрге һәм 14 яшькә кадәрге балалар. Иң кечкенә катнашучы Сөләйман Гыйззәтуллинга 3 яшь иде. Чараны дини темага шигырь һәм җыр белән 6 яшьлек Алиша Тарисова башлап җибәрде. Аңа һәм бик матур итеп шигырь сөйләгән Әдилә Сәхипова, Нурислам Сәхипов, Нуриман Корбановка “Сөбханалла!” соклану сүзләре яңгырады.                                                           

Ярыш барышында һәр бала жюридагылар әйткән бер намазны укып күрсәтте. Аннан соң шул темага кагылышлы сорауларга җавап бирде. Ярыш барышында район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтулин һәм “Нур” мәчете мөгаллимәсе Әлфия Галләмова балалар һәм зурлар өчен викторина да уздырды. Җиңүче һәм призлы урын алучыларга диплом һәм бүләкләрне Габделкәрим хәзрәт тапшырды. Шулай ук барлык катнашучыларга да татлы күчтәнәчләр өләште.

Буа мөхтәсибәте намаз уку бәйгесен "Госман" мәчетендә оештырды. Чарада Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, аксакаллар рәисе Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин, яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллин катнашты.

Әйтергә кирәк, бәйге, барлык мөхтәсибәтләрдә дә, балаларның яшенә карап, өч төркемдә (номинациядә) уздырылды. Беренче төркем – мәктәпкәчә яшьтәге һәм I-II сыйныф балалары. Алар ике рәкагатьле намазны башыннан алып ахырына кадәр кычкырып укып күрсәтергә һәм ислам дине нигезләре буенча гади сорауларга җавап бирергә тиеш булса, икенче төркемдә – III-IV сыйныф балалары көч сынашты. Алар билет буенча биш вакыт намазның берсен кычкырып укып күрсәтергә һәм “Конут” догасын, “Аятел-көрси”не яттан сөйләргә һәм иман шартын белергә, кыска сорауларга җавап бирергә, өченче төркемдә катнашучылар исә – V-VI сыйныф укучылары. Аларга биш вакыт намазлар арасыннан берсен кычкырып укып күрсәтү белән берәттән, “Конут” догасын, “Аятел-көрси”не, азанны, азан догасын һәм “Тәкаббәл” догасын, шулай ук 44 фарызны, иман шартын һәм “Әл-Фәтиха” сүрәсенең тәфсирен белү дә шарт итеп куелды, моннан тыш, алар ислам дине буенча кыска сорауларга җавап бирде.

Җиңүчеләрне мөгаллимнәрдән, имамнардан торган мәртәбәле жюри ачыклады. Катнашучыларга бирелгән бәя баллары тигез булган очракта катнашучының ничә вакыт намаз укуы, киеме игътибарга алынды.

Балалар белән бергә намаз бәйгеләренә килгән әти-әниләр өчен дә конкурслар үткәреп, вакытны файдалы оештырырга омтылучылар булды. Мисал өчен, Кукмара мөхтәсибәте балалар намаз укып көч сынашкан арада, 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен дога кылу бәйгесе үткәрде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы