Татарстан мөфтие Саммитта башкалабызның эшлекле кунаклары белән очрашты

24 апрель 2019 ел 21:03
Татарстан мөфтие Саммитта башкалабызның эшлекле кунаклары белән очрашты

Бүген Казанда XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисад саммиты башланып китте. Форум барышында Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Сәүдә һәм инвестицияләр министрлыгының Эчке сәүдә идарәсе губернаторы Е.П.Габделрахман Әл Хәрби белән очрашты. Әңгәмә барышында мөфти кунакны Татарстан җирендә сәламләде һәм алда торган Саммит көннәрендә нәтиҗәле эшләр теләде. Сөйләшүнең мөһим өлеше булып эшлекле мәсьәләләр һәм ике яклы хезмәттәшлек үсеше мөмкинлекләре каралды.

Моннан тыш, бүген шулай ук аэропортта хәзрәт ислам эшләре буенча Бахрейн Корольлегенең Югары Совет Президенты Абдулрахман Әл Хәлифне каршы алды. Хәзрәт аны Татарстандагы дини вәзгыять белән таныштырды, ислам үсеше һәм нәзарәт эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләр хакында сөйләде.

Кичен Саммит кысаларында Татарстан мөфтие тарафыннан эшлекле кичке аш оештырылды. Әлеге чарада “Глобаль стратегик мөнәсәбәтләр Мәккә Әл Мөкәррәмә Хәләл” (Согуд Гарәбстаны) директоры Әсәд Саҗад һәм Әмирлекләрнең Халыкара Аккредитация Үзәге лабораториясенең аккредитация бүлеге җитәкчесе Касыйм Әл Шәмси, Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) генераль сәркатибе Ихсан Овют катнашты. Мөхтәрәм кунаклар Татарстандагы республикабыздагы мөселман инфраструктурасы үсеше өлкәсендәге күзгә күренеп торган казанышларга актив кызыксынуларын белдерделәр һәм татар мөселманнарының дөньякүләм ислам рухи мирасына керткән өлешләрен югары бәяләделәр. Очрашу нәтиҗәләре буенча әлеге оешмалар белән хезмәттәшлек турында телдән килешүләр хакында сүз алып барылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы