Мөфти һәм БИА ректоры багланышларны көчәйтү турында сөйләште

24 апрель 2019 ел 16:52
Мөфти һәм БИА ректоры багланышларны көчәйтү турында сөйләште
Бүген, Шәгъбан аеның 19 нчы көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахмановны кабул итте. Очрашу барышында Татарстан мөселманнары башлыгы һәм югары ислам уку йорты җитәкчесе хезмәттәшлекне көчәйтү турында сүз алып бардылар. Әңгәмә барышында Камил хәзрәт кунакны нәзарәтнең күпьяклы эшчәнлеге белән таныштырды, мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек тарафыннан башкарыла торган эшләр турында сөйләде, аеруча нәзарәтнең мәгариф өлкәсендәге ирешелгән нәтиҗәләре белән таныштырды. Җитәкчеләр алга таба академияне үстерү буенча үзара багланышларны тирәнәйтергә кирәк, дигән фикергә килделәр. 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы