KazanSummit-та Россиядә беренче тапкыр АAOIFI РИИ базасында имтихан бирү үзәген булдыру турында килешү имзалады

24 апрель 2019 ел 18:21
KazanSummit-та Россиядә беренче тапкыр АAOIFI РИИ базасында имтихан бирү үзәген булдыру турында килешү имзалады

Бүген, Шәгъбан аеның 19 нчы көнендә, «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисад саммиты кысаларында хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе уза. Күргәзмә белән янәшәдә шулай ук «Шәригать контроле һәм аудиты системасы һәм Россия Федерациясендә актуаль ислам финанс продуктлары» дип исемләнгән эшлекле да уздырылды. Әлеге секция Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары тарафыннан оештырылды.

Конференция үз эшен мөһим вакыйга белән башлап җибәрде: Россия ислам институты һәм Ислам финанс учреждениеләре исәп-хисабы һәм аудиты оешмасы (AAOIFI) арасында килешү төзелде. Әлеге документта Россиядә беренче тапкыр AAOIFI тарафыннан РИИ базасында имтихан тапшыру үзәген булдыруы турында әйтелә. Килешү Ислам финанслары буенча имтиханны чит илгә чыкмыйча бирү мөмкинлеген күздә тота. Димәк, ислам финанслары өлкәсендә Россия Федерациясе территориясендә дә экспертлар әзерләнәчәк. Әйтергә кирәк, хезмәттәшлек турында мондый килешүне AAOIFI Россиядә беренче тапкыр имзалый. Әлеге килешүгә Россиянең ислам мәгарифе буенча Советы рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм AAOIFI башлыгы Омар Мостафа Әнсари кул куйды.

Алга таба чарада катнашучылар шәригать контроле һәм аудиты системасын тормышка кертеп җибәрүдә чит илләр тәҗрибәсен, Россия Федерациясендә ислам финанс-икътисад проектларының шәригать контроле һәм аудитының гамәли яктан эшләнешен караячак. Моннан тыш, әлеге чара кысаларында ислам икътисады һәм финанслары өлкәсендәге шәригать экспертизасын уза торган яңа проектларны тәкъдим итү, шулай ук киң җәмәгатьчелек өчен AAOIFI стандартларының презентациясе узды. Әлеге мәйданчыкта спикерлар сыйфатында Ислам финанс учреждениеләре исәп-хисабы һәм аудиты оешмасы (AAOIFI) башлыгы Омар Мостафа Әнсари, Дубай ислам икътисадын үстерү үзәгенең проектлар менеджеры  (DIEDC) Сохаил Зөбайри, Ислам икътисады өлкәсендәге халыкара мәгариф үзәге деканы урынбасары, башкарма мәгариф һәм электрон белем бирү мәсьәләләре буенча директоры Зияад Махомед, Салихин Шәригать консалтингы компаниясе башлыгы Ахсен Лахсасна һ.б.лар чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы