Азнакайда республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтә. Катнашучыларны мөфти сәламләде

28 апрель 2019 ел 15:36
Азнакайда республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтә. Катнашучыларны мөфти сәламләде

Бүген, Шәгъбан аеның 23 көнендә, Азнакай мөхтәсибәтендә Азнакай муниципаль районы администрациясе, Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыяте һәм иганәчеләр ярдәме белән татарстанлылар арасында Коръәнне яттан белү буенча Республикакүләм бәйге уза. Конкурс ир-атлар арасында бара. Алар төп бүләк – хаҗга юллама өчен көч сынашалар. Катнашучыларны сәламләү һәм аларның белемгә һәм җиңүгә омтылышларында рухи көч бирү өчен Казаннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Мөфти хәзрәтләре Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм республикабызның көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин белән бергә бәйгедә көч сынашучыларга Аллаһының ярдәмен теләде һәм үзенең нәсыйхәтләрен бирде, Коръән укуның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, тел һәм зиһен ачкычлары теләде, Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисен искә төшерде: «Сезнең арагызда иң яхшыларыгыз шулдыр ки, кайсыларыгыз Коръән өйрәнә һәм башкаларны укырга өйрәтә».

Шунысы күркәм, конкурста катнашучыларның төп өлеше – республикабыз мәдрәсәләрендә укучы шәкертләр. Конкурсның шартлары буенча алар барысы да хафизлар,  Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча тулысынча яттан беләләр. Аларны компетентлы жюри бәяли: Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, шәригать бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков, !Коръән нуры" фонды җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров. Алар конкурсантларга бәя биргәндә текстны яттан белүгә, Коръән укуда интонациягә һәм дөрес әйтелешкә игътибар итәләр.

Моннан тыш, Коръән укучылар бәйгеләре бүген шулай ук Мамадыш һәм Арча мөхтәсибәтләрендә дә узды. Соңгысында Коръән Китабын белүдә үз көчләрен сынап карарга йөз илледән артык бала теләк белдерде. Шул ук вакытта Чистай һәм Чүпрәле районнарында балалар арасында намаз уку бәйгеләре үтте. 
Коръәнне өйрәнү Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Әлеге юнәлештә эш халыкара стандартларга нигезләнеп Коръән нәшер итү, тәфсирләр һәм Коръән хафизлар әзерләү, татар халкының Коръән бастыру традицияләрен яңарту юнәлешендә тормышка ашырыла. Коръән өйрәнү бүлеге үз эшчәнлеген Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән 2013 елда башлап җибәрә һәм  тарихи дип бәяләнергә лаеклы казанышларга ирешә. Мисал өчен, 2017 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан басылган Коръәннең яңартылган версиясе Сүриядә Вакыфлар министрлыгы каршында Коръән эшләре буенча Югары комиссия тикшерүен уңышлы үтте. Нәтиҗәдә, Казанда әзерләнгән һәм басылган Коръән Россиядә берече тапкыр халыкара стандартларга туры килү турында Таныклык алды.

Моның белән бергә, Диния нәзарәте белгечләре Коръәннең мәгънәләрен татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү буенча эш алып баралар. Моннан тыш, 2017 елда мөфтият 2017 елда «Хасеки» югары әзерлек үзәге белән килешү төзеде, аның нәтиҗәсендә Татарстан өчен Коръән кыйраәтләре буенча белгечләр әзерләнә. Казан шәкертләре Россиядә Коръән укуның 10 стилен белүче беренче белгечләр булачаклар. Коръән ятлау буенча түгәрәкләрнең әһәмиятен дә бәяләп китмәү мөмкин түгел. Үз эшчәнлеген башлаган көннән алып бүлек тарафыннан Казанда һәм Татарстан районнарында шундый 20 түгәрәк оештырылды, алар бүгенге көндә дә уңышлы эшләп киләләр. Ә Коръән укучыларның ел саен уза торган конкурсы елдан-ел күбрәк катнашучыларны үзенә җәлеп итә, ул иң сәләтле Коръән хафизларны билгеләргә, Коръән уку традициясен үстерергә ярдәм итә.

Республикакүләм Коръән уку бәйгесе нәтиҗәләре буенча, хаҗга юлламалар "Коръән-хафиз" һәм "5 җүз" номинациясендә җиңү яулаучыларга - Түбән Кама шәһәреннән Марат Хафизовка һәм Кукмарадан Әхмәд Шәриповка тапшырылды. "2 җүз" номинациясендә җиңү яулаган азнакайлы Вәлиулла Галимов гомрәгә барачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы