Татарстан мөфтие эш сәфәре белән – Азнакай мөхтәсибәтендә

28 апрель 2019 ел 16:28
Татарстан мөфтие эш сәфәре белән – Азнакай мөхтәсибәтендә
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Азнакай мөхтәсибәтендә булды. Биредә аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин каршы алды. Очрашу барышында мөфтигә райондагы дини вәзгыять турында сөйләделәр, мөхтәсибәтнең эшчәнлек нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнары белән таныштырдылар. Камил хәзрәт район администрациясенә һәм шәхсән Марсель Зөфәр улына татарстанлылар арасында Коръәнне яттан уку буенча Республикакүләм бәйгене оештыруда, шулай ук мөхтәсибәтләрнең башка башлангычларын тормышка ашыруда ярдәм күрсәткәне өчен ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде. Марсель Зөфәр улы үз чиратында район мәхәлләләре һәм мәчетләре эшендә һәм нәзарәт белән хезмәттәшлектә үзенең теләкләре белән уртаклашты.
Хакимият башлыгы белән эшлекле очрашудан соң, Камил хәзрәт татарстанлылар арасында Коръәнне яттан белү буенча Республикакүләм бәйгедә шәрәфле кунак сыйфатында катнашты.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы