Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар арасында бәйгеләр узды

29 апрель 2019 ел 10:17
Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар арасында бәйгеләр узды

Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар арасында намаз бәйгеләре дәвам итә. Үткән ял көннәрендә Чистайда 50 малай һәм кыз намаз укый белү буенча үз көчләрен сынады. Исегезгә төшерәбез, барлык мөхтәсибәтләрдә мөхтәсибәтләрдә дә, балаларның яшенә карап, өч төркемдә (номинациядә) уздырылды. Беренче төркем – мәктәпкәчә яшьтәге һәм I-II сыйныф балалары. Алар ике рәкагатьле намазны башыннан алып ахырына кадәр кычкырып укып күрсәтергә һәм ислам дине нигезләре буенча гади сорауларга җавап бирергә тиеш булса, икенче төркемдә – III-IV сыйныф балалары көч сынашты. Алар билет буенча биш вакыт намазның берсен кычкырып укып күрсәтергә һәм “Конут” догасын, “Аятел-көрси”не яттан сөйләргә һәм иман шартын белергә, кыска сорауларга җавап бирергә, өченче төркемдә катнашучылар исә – V-VI сыйныф укучылары. Аларга биш вакыт намазлар арасыннан берсен кычкырып укып күрсәтү белән берәттән, “Конут” догасын, “Аятел-көрси”не, азанны, азан догасын һәм “Тәкаббәл” догасын, шулай ук 44 фарызны, иман шартын һәм “Әл-Фәтиха” сүрәсенең тәфсирен белү дә шарт итеп куелды, моннан тыш, алар ислам дине буенча кыска сорауларга җавап бирде.

Җиңүчеләрне мөгаллимнәрдән, имамнардан торган мәртәбәле жюри ачыклады. Катнашучыларга бирелгән бәя баллары тигез булган очракта катнашучының ничә вакыт намаз укуы, киеме игътибарга алынды.

Бәйгедә катнашучыларның белемнәрен мөгаллимнәрдән һәм имамнардан торган компетентлы жюри бәяләде. Шундый ук конкурс Чүпрәле районында узды, илледән артык бала катнашты.

28 апрель көнне Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас" мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе үткәрелде. Катнашучыларны теркәү иртәнге 8:00, ә бәйге 9:00 сәгатьтә башланды. Ул 3 номинациядә: мәктәпкәчә һәм 1-2 сыйныф укучылары, 3-4 һәм 5-6 сыйныф укучылары арасында барды. Намаз кагыйдәләре буенча белемнәрен кызлар һәм малайлар аерым залларда күрсәттеләр. Бәйгедә якынча 30 бала катнашты. Чара азагында беренче урыннарны яулаучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә калган катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Шулай ук барлык килгән балаларга да мөхтәсибәт тарафыннан шоколадлар таратылды. Бәйге күңелле һәм кызыклы рәвештә үтте.

Арчада Коръән Кәримне белү буенча белемнәрен сынарга 150дән артык бала җыелды. Балалар белән бергә конкурста аларның әти-әниләре, остазлары, аксакаллар, шулай ук мактаулы кунаклар булды.

Тәтеш районында “Шәҗәрә” бәйрәме узды. Конкурста утыздан артык бала катнашты.

Биектауда балалар өчен хәйрия чарасы үткәрделәр, һәрбер балага бүләк тапшырдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы